–Лаеш районы өчен, сезнең торак пункт өчен бу зур вакыйга. Без ел саен һәр районда бе-рәр клуб күтәрәбез. Сездә күбрәк тә төзе-лә, – диде Рөстәм Нургалиевич.
Район башлыгы Михаил Афанасьев "Авыл клублары" республика программасы буенча районда төзелгән бишенче объект булуын белдерде.
–Олы Кабан клубка мохтаҗ иде, чөнки элекке клуб иске һәм нормативларга туры килмәде. Аның урынына яңа бина төзелүгә без бик сөенәбез, анда яшь буын да, өлкән буын да үзенә шөгыль табар, – диде ул.