Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
Минтимер Шәймиев һәм Ислам дәүләте илчеләре Лаешта Сабантуйда булдылар
2014 елның 8 июне, якшәмбе
7 нче июньдә
Лаеш районы халкы Сабантуйны бәйрәм итә. Аларга кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чит илләр дипломатик миссия башлыклары – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI Халыкара икътисад саммиты - Kazansummit 2014тә катнашучылар белән килде. Алар арасында Алжир, Катар, Согуд Гарәпстаны, Судан, Ирак, Оман һәм Бахрейн дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкилләре бар иде.
Тантана Ак Таулар (Белые горы) шәһәр мәйданында – яшел яр буенда узды.
Бәйрәмгә килгән кунаклар һәм Минтимер Шәймиев һөнәрчеләр палаткаларын карадылар, осталар белән таныштылар, җирле халык белән аралаштылар.
Бәйрәм сәхнәсеннән – рус, татар, инглиз телләрендә- милли татар бәйрәменең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Сабантуй татар бәйрәме булса да, сәхнәдән рус җырлары да яңгырады. Сабантуй флагын 2013 елда батыр калган Айрат Миңнуллин күтәрде.
Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында - “Бүген Лаеш җирендә , бөтен республикадагы кебек, милли бәйрәм бара. Бу аралашу, танышу, күңел күтәрү бәйрәме, бу иртәгәге көнгә ышаныч”, - дип белдерде.
Минтимер Шәймиев Лаешлыларга бүләкләр, ТР Президентының Рәхмәт хатын һәм ТРның тарих һәм мәдәният истәлекләрен яңадан торгызу Республика фондының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәм концерты программасын караганнан соң, кунаклар кече мәйданга – Һөнәрчеләр авылына юнәлделәр. Монда умартачылар, балыкчылар, аучылар, сөт җитештерүчеләр, терлекчеләр, пешекчеләр һәм Татарстанның башка һөнәрчеләр вәкилләренең чатырлары куелган иде. Аларның күбесендә илчеләр үзләрен сынап карадылар.
Чит ил кунаклары күргәннәреннән зур тәэсир алып, канәгать калдылар. Бахрейн Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Хашим Хәсән Әл-баш - “Бүген Сабантуйда мин тагын да күбрәк сезнең мәдәният белән таныштым һәм тагын да күбрәк дуслар таптым”, - дип белдерде.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
«Нэфис» фонды район Сабантуйларына 3 мең бүләк тапшырды
«Нэфис» хәйрия фонды Татарстан районнарында Сабантуйларга әзерлектә күркәм гадәт буенча катнашты. Фонд чараларны оештыручыларга өч мең бүләк җыентыгы тапшырды. Республика районнарында бәйрәмнәр 6 һәм 7 июньдә узачак.
3
июнь, 2026 ел
СВО катнашучыларының балалары әтиләренең портретларын язачак: Татарстанда «Минем әтием - Батыр» фестивале старт ала
Проект Балаларны яклау көненә багышлана һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен хуплау, гаилә истәлеген саклау һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән.
1
июнь, 2026 ел
Лаеш районының агротехнология сыйныфы Татарстанның агросыйныфлары арасында беренче урын алды
Терлекчеләр сараенда нәтиҗәләрне йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 Октябрь совхозы бистәсе мәктәбе укучылары «Ел өзнелеше» номинациясендә беренче урынны алды.
29
май, 2026 ел
Казан май комбинатының майонезлары сатылышы 27%ка арткан
Казан май комбинаты 2025 ел йомгаклары буенча майонез продукциясе җитештерүне 27%ка — 62,5 мең тоннага кадәр арттырган. Бу категорияне гамәлгә ашыру күләме дә 27%ка артып, 61,8 мең тонна тәшкил иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз