“Минута славы“

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Лаештагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Минута славы“ шоу-программасы булды. Һәр бала үзенең вокал, бию һәм башка иҗат сәләтләрен күрсәтә алды. Бәйгедә катнашучылар чыгышын жюри – тәрбиячеләр һәм әти-әниләр бәяләде.

Җырда Дмитрий Григорьев һәм Арсений Зверев, биюдә – Кирилл Ефремов иң яхшы дип танылды. “Оригиналь жанр“ һәм “Сәнгатьле уку“ номинацияләрендә шул тәртиптә Артур Казанцев һәм Александра Буреннина җиңү яулады. Әнисе белән Максим Старшинов катнашкан театральләштерелгән өзекне жюри бәйгенең иң кызык номерларының берсе дип таныды. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

 

Регина Нурмухаметова






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International