“Җәй, җиләк” диюләр, күпләрне кызыктырса да, җиләк аланлыкларына гомерләрендә аяк та басмаучылар бар. Ләкин әле бу җиләк ашамау дигән сүз түгел! Акча янчыгыңны алып базарга барасың... Ә анда, сатучылар: “Үзебезнең урман җиләкләре! Бигрәк тәмлеләр бит! Алыгыз!”, - дип, болай да хуш исе белән хушны алган, җиләкле савытларын сузалар.
Бүгенге көндә базар бәяләре болаерак: 1 кг виктория – 180 сум. Майонез чиләге (700г. җиләк сыя) – 100 сум.
Айгуль ГАЛЛЯМОВА