Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
Студентлар мәгариф форумы
2014 елның 1 июле, сишәмбе
16-20 июль көннәрендә республикабызда Студентлар мәгариф форумы узачак. Оештыручылар әлеге чараны үзенә күрә Татарстан Селигеры дип атый. Төрле уку йортларында белем алучы егет-кызлар өчен ул үзара аралашу, яңага өйрәнү, үз проектларын тәкъдим итү мәйданы булачак.
Форум быел тәүге тапкыр уздырыла. “Сәләт” өченче яшьләр форумы мәйданында – Биләрдә үтәчәк бу чара быел 400гә якын студент җыяр, дип көтелә. Бүгенге көндә форум белән кызыксынган һәм катнашырга теләк белдергән егет-кызлардан гаризалар кабул ителә. Чараның оештыручылары булган “Студентлар лигасы” вәкилләре сүзләренчә, бүгенге көндә инде 850 кешедән гариза кабул ителгән. Әмма форумда катнашу теләген белдерү өчен әле бераз вакыт бар. 30 июньгә кадәр теркәлү узучылар 1500дән артыр дип көтелә.
Оештыручылар Студентлар мәгариф форумын киң колачлап уздырырга җыеналар. Егет-кызлар палаткалы лагерь шартларында яшәп, төрле лекцияләр тыңлаячак, мастер-классларда катнашачак. Шулай ук һәр катнашучы төрле өлкәләрдәге үз проектын яклый алачак, аларга белгеч бәяләмәсе биреләчәк.
Студентлар мәгариф форумының башкарма директоры Людмила Соснова хәбәр иткәнчә, чара программасында 6 юнәлеш буенча эшләү каралган:
- “Ачык университет”,
- “Социаль-хокукый юнәлеш”,
- “Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт менеджменты”,
- “Медиа һәм PR”,
- “Иҗат”,
- “Студентлар үзидарәсе”.
Шулай ук аларны күңелле мәдәни һәм спорт программасы көтә.
“Студентлар лигасы” президенты Элькин Искәндәров форумда катнашучыларны сайлап алуда аерым критерийлар юк дип белдерде. 30 июньгә кадәр студентлар үзе кызыксынган мәйданны сайлап теркәү уза. Аннары алар белән ирекле сөйләшүләр уздырылачак. Иң төп критерий – форумда катнашу теләге көчле булу. Егет яки кыз үзе өчен бу чараның мөһимлеген аңлатып бирә ала икән, димәк, ул сайлауны узачак.
- Һәр юнәлеш буенча аерым комиссия эшлиячәк. Студентлар сөйләшү вакытында үзләренең форумда катнашу максатын аңлатып бирергә тиеш. Быелгы форум 400 кешене җыячак диюебез дә шартлы сан гына. Әгәр дә сайлауны 800 кеше уза икән, димәк, шул кадәр студент катнашачак, - ди Элькин Искәндәров.
Оештыручылар инде хәзер үк киләсе елларга да планнар корып куйганнар. Алдагы елларда яшьләрнең форумга кызыксынуы тагын да артып, форумда катнашучылар исәбе меңнән артык булачак дип планлаштыра алар.
intertat.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
«Нэфис» фонды район Сабантуйларына 3 мең бүләк тапшырды
«Нэфис» хәйрия фонды Татарстан районнарында Сабантуйларга әзерлектә күркәм гадәт буенча катнашты. Фонд чараларны оештыручыларга өч мең бүләк җыентыгы тапшырды. Республика районнарында бәйрәмнәр 6 һәм 7 июньдә узачак.
3
июнь, 2026 ел
СВО катнашучыларының балалары әтиләренең портретларын язачак: Татарстанда «Минем әтием - Батыр» фестивале старт ала
Проект Балаларны яклау көненә багышлана һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен хуплау, гаилә истәлеген саклау һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән.
1
июнь, 2026 ел
Лаеш районының агротехнология сыйныфы Татарстанның агросыйныфлары арасында беренче урын алды
Терлекчеләр сараенда нәтиҗәләрне йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 Октябрь совхозы бистәсе мәктәбе укучылары «Ел өзнелеше» номинациясендә беренче урынны алды.
29
май, 2026 ел
Казан май комбинатының майонезлары сатылышы 27%ка арткан
Казан май комбинаты 2025 ел йомгаклары буенча майонез продукциясе җитештерүне 27%ка — 62,5 мең тоннага кадәр арттырган. Бу категорияне гамәлгә ашыру күләме дә 27%ка артып, 61,8 мең тонна тәшкил иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз