Җәйге каникулда – китапханәләргә!

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе


          Җәй– каникуллар һәм сәяхәтләр, кояшлы көннәр, күңелле һәм яңгыравык балалар тавышы чоры.   Без, китапханәчеләр, барысын да – даими укучыларыбызны да, җәйгә генә кайткан балаларны да, китапханәләребезгә күңелле итеп ялларын үткәрергә чакырабыз. Аларны анда бик күп кызыклы чаралар көтә.

         Менә безнең Татар Сараланы  китапханәсендә дә балаларның җәйге ялларын үткәрүгә  зур әһәмият бирелә. Җәй башында ук “Безнең табигатебез” исемле рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Нәтиҗәсен август аенда ясаячакбыз. Даими рәвештә яңа китаплар белән таныштырабыз. Без аны кызыклы итеп “пресс-круиз” формасында үткәрдек. “Укыйбыз да, ял итәбез – вакытны  файдалы үткәрәбез” темасына мавыктыргыч уку сәгатьләрен дә бик яраталар.  Балаларга иҗат итү өчен дә шартлар тудырылган: рәсем ясау, буяу, кроссворд-ребуслар чишү, шулай ук, төрле өстәл уеннары, компьютер уеннары каралган. Саф һавада да уеннар оештырабыз.   

   Бездә балалар ял итеп кенә калмый, алар яңа дуслар, кызыклы әңгәмәдәшләр дә табалар.

     Балаларыбыз  матур һәм файдалы итеп ял итәргә өйрәнсенннәр иде. Шул вакытта алар тормышында күңелле һәм шатлыклы бәхетле көннәр, зур һәм кечкенә уңышлар  күбрәк булыр  иде. Ә моңа безнең китапханәләр булышыр – аралашу шатлыгын, күңеллелек һәм бар  яхшылыкны үз эченә алган  җылы йортлар – файдалы ял итү һәм яхшы кәефнең алыштыргысыз юлдашлары! 

                 Җиганшина Н.А., китапханәче

Татар Сараланы китапханәсе

 

 



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International