9 июль Державино авылы жирлегендэ мэданият хезмэткэрлэре китапханэче ә.И.Шэвэлиева,клуб мэдире И.И.Шэрэфиева «Пар каналар»-диеп исемлэнгэн очрашу уткэрделэр

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

ГАИЛә-ул доньяда яшэуче парларга бердэнбер, кабатланмый торган ышаныч, терэк урыны. Кош канаты- пар белэн, ир канаты- яр белэн.

Гаилэ- ул җан тынычлыгы таба торган урын. Гаилэ- ул бик нык яраткан эшенне эшлэп арыганнан сон, йорәгенә тынычлык, шифа бирэ торган бик изге бер урын.

Гаилэ- ул менэ шушы донья мэшэкатьлэреннән, борчуларыннан, донья тигезсезлеге, гаделсезлек, хэсрэтлэнүлэрдэн ял итэ торган урын.

Гаилэ... 5 хэрефтэн генэ торган шушы суздэ нинди тирэн мэгънэ ята.                         Гаилэ ул- эти,эни, балалар, баш остендэ бер тубэ, бер ук фамилиялэр, озын, буыннан- буынга озелмичэ дэвам итуче тирэн тамырлы нэсел жебе.

            9 июль Державино авылы жирлегендэ мэданият хезмэткэрлэре китапханэче ә.И.Шэвэлиева,клуб мэдире И.И.Шэрэфиева «Пар каналар»-диеп исемлэнгэн очрашу уткэрделэр. Авылда 45,50,55ел бергэ тигез гомер иткэн парларны эйлэрендэ котлап( Рамазан ае булу унаеннан да), аларга исэнлек-саулык телэп, Державино авыл жирлеге исеменнэн булэклэр тапшырылдылар. Очрашудан юбилярларыбыз кэнагать булып, оештыручыларга рэхмэт сузлэре белдерделэр.Барлыгы 8 парны тэбрик иттек.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International