Державино авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде

2014 елның 19 июле, шимбә
Державино авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтар мәҗлесенә бик күп әби-бабайлар, малайлар-кызлар килгән иде. Мәҗлесне авыл мулласы Ильдар хәзрәт ачты. Аның моңлы, аһәңле тавышы белән укыган догалары мәҗлесне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичәгә кунак булып килгән район мөхтәсибе Рәфкатьхәзрәт тә Коръәннән аятьләр укыды, вәгазьләр сөйләде. 100 якын кеше авыз ачу мәҗлесендә  катнашты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International