Татарстанда берьеллык үләннәр һәм терлек азыгы катнашмасы 104,4 мең га мәйданнан чабып алынган, бу планлаштырылган күләмнең 37 процентын тәшкил итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
411,8 мең т печән әзерләнгән, сенаж – 1851,7 мең т. Тулаем алганда, алдагы кышка 746,8 мең т терлек азыгы тупланган. Шартлы бер баш терлеккә 12,5 ц азык туры килә.
Терлек азыгын әзерләүдә Питрәч, Кайбыч, Әгерҗе, Зәй, Лаеш районнары алда бара, анда бер баш терлеккә 14,3-14,8 ц азык җыелган.