Ярты ел дәвамында көч структураларының уртак эше катгый рәвештә алып барылды, дип белдерде ведомство башлыгы
Агымдагы ел башыннан ТР буенча ЭЭМ эшендә 2013 нче елның икенче яртысында булган экстремизм һәм террорчылык юнәлешендәге вакыйгаларга зур игътибар бирелде. Ярты ел дәвамында көч структураларының уртак эше катгый рәзвештә алып барылды. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга республика ведомствосы башлыгы Артем Хохорин хәбәр итте.
“Бу айларда Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Татарстанның тикшерү идарәсе белән бергә “Нижнекамскнефтехим”ны кулдан ясалган аркеталар белән утка тотарга тырышу һәм республиканың берничә районында чиркәүләрне яндыру очракларын ачыклау буенча бик җаваплы, әһәмиятле эш алып барылды. Бу чараларга ЭЭМ аппаратыннан, район звеносыннан иң яхшы хезмәткәрләр бүлеп бирелде”, - дип хәбәр итте ул.
Министр сүзләренчә, эш катгый рәвештә алып барылган, карарлар да катгый рәвештә кабул ителгән.
“Безнең уртак хезмәтебез ярдәмендә “Чистай җәмәгате” ликвидацияләнгән дип санарга була. 24 кеше кулга алынды, аларга “Террорчылык берләшмәсен оештыру” маддәсе буенча һәм 50дән артык эпизод буенча гаепләү белдерелде”, - дип билгеләде Хохорин.
Ул искәртеп үткәнчә, 1 нче майда террорчыларның фаразланган лидеры Рәис Миңгалиев һәм аның фикердәше Беслан Нәҗипов ликвидацияләнде. Моңа кадәр оператив чаралар барышында аның “Нижнекамскнефтехим” ААҖ объектларына таба кулдан ясалган ракеталар җибәрүгә һәм чиркәүләргә ут төртүдә катнашы булуы билгеләнгән.
“Хизб ут-Тахрир” экстремизм оешмасы буенча эш дәвам ителде. Федераль куркынычсызлык хезмәте белән бергә Казанда һәм Яр Чаллыда берничә җинаять эше кузгатылды. Берничә дистә кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Шулай ук аларның “Чистай җәмәгате” белән элемтәсе ачыкланыла. Безнең бурыч – мөмкин кадәр барлык оператив-тикшерү эшләрен ахырына җиткерү, тыелган оешма вәкилләрен ачыклау, теркәү һәм җинаять җаваплылыгына тарту”, - диде министр.
Мәсәлән, хокук саклау органнары хезмәткәрләре 16 нчы апрельдә Казан кешесе – 2012 нче елның гыйнварында Kazan Nazi Crew экстремизм берләшмәсен оештырган “скинхед”лар формаль булмаган яшьләр берләшмәсе вәкиленә карата РФ ҖК 282 нче маддәсенең 1 һәм 2 частьлары буенча җинаять эше кузгатканнар. Бу оешманың максаты көч куллану акцияләрен уздыру, Казан территориясеннән тышкы яклары белән славянга охшамаган затларны куып чыгару, шулай ук “Антифа” хәрәкәтенә каршы тору булган. Экстремизм берләшмәсе составына Казанның 5 кешесе кергән.
“Бу оешма вәкилләре үзләрен Бауман урамында дагыстанлылар белән пычак кулланып сугышу барышында күрсәттеләр”, - дип билгеләде Хохорин.
Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, беренче яртыеллыкта ТР территориясендә экстремизм юнәлешендәге 36 җинаять һәм террорчылык характерындагы 14 җинаять теркәлгән.
Полицейскийлар туплаган материаллар нигезендә прокуратура тарафыннан экстремизм эшчәнлеге тыелу турында 50 кисәтү чыгарылган (40 – дини экстремизм линиясе буенча, 7 – яшьләр экстремизмы линиясе буенча). Элегрәк кузгатылган 13 җинаять эше буенча карарлар чыгарылган. Экстремизм юнәлешендәге һәм террорчылык характерындагы җинаятьләр кылган өчен, 21 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган: 5се- “Ат-Такфир валь-Хиджра” тыелган халыкара дини оешмасы вәкиле, 6сы – “Хизб ут-Тахрир аль-Ислами” тыелган халыкара дини оешмасы вәкиле, 4се – “Нурджулар” тыелган халыкара дини оешмасы вәкиле, 6сы – неонацизм оешмасы тарафдары.
“Тулаем алганда, Татарстанда вазгыять контрольдә тотыла һәм тыныч дип исәпләргә мөмкин”, - дип йомгак ясады Артем Хохори