Компенсация алу хокукын “яңартыр” чак

2014 елның 23 июле, чәршәмбе


2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме арту сәбәпле, түләгән акчаларның бер өлешен компенсация буларак кайтара башладылар. Керемнәр турындагы мәгълүматларны – эш урыныннан белешмә кәгазен ярты ел саен тапшырып, үзеңнең баеп китмәгәнлегеңне исбатлап торырга кирәк.1 июльдән республикада балалар бакчаларына түләгән акчаларны кире кайтару өчен яңадан документлар кабул итә башладылар. Моның өчен компенсация алган гаиләгә әллә ни күп кәгазьләр җыясы да юк: яңадан хисаплау өчен гариза, гаиләдәге эшләүче әгъзаларның соңгы өч айлык керемнәре турында мәгълүмат язылган белешмә һәм шәхесне исбатлый торган документ – паспорт кына кирәк.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренә караганда, июль башыннан 10сына кадәр генә дә балалар бакчасы өчен компенсация алу хокукын саклау өчен 5589 гаилә мөрәҗәгать иткән. Июль, август, сентябрь аенда социаль яклау органнары хезмәткәрләре балалар бакчаларына чыгып, берничә көн әти-әниләрдән гариза һәм керемнәр турындагы белешмә кәгазьләрен кабул итәчәк.

"Шәхсән мин үзем акчага кытлык кичермәсәм дә, баласы балалар бакчасына йөргән өчен компенсация алырга килмәгән ата-аналарны аңламыйм. Ай саен 400 сум тирәсе акчаны кире кайтару өчен гариза язып, банкта махсус хисап кына ачырга кирәк югыйсә", - дип гаҗәпләнә Наталья Бутаева.

Ике төрле компенсация бар

Компенсациянең ике төре гамәлдә. Беренчесе - федераль, ул гаиләнең кереме нинди булуга карамый. Ул гаиләдә балалар бакчасына йөри торган бер балага түләгән сумманың 20 процентын, ике балага – 50 процентын, өченче һәм аннан да күбрәк балага – 70 процентын кайтара. Аны алу өчен паспорт, социаль яклау үзәгенә балалар бакчасы белән төзелгән килешү кәгазе, баланың туу турындагы таныклыгы кирәк. Компенсация күләме “уртача” ярдәмнән чыгып исәпләнә. Әлеге “уртача” ярдәм күләме дә төрле булырга мөмкин. Ул Министрлар Кабинеты карары нигезендә, баланың кайсы бакчага кайчан йөрүеннән чыгып исәпләнә. Аерым бер балалар бакчасы өчен генә түгел, билгеле бер төркем өчен дә компенсация күләмендә 100 сум тирәсе аерма булырга мөмкин.

Икенче төр компенсациянең күләме гаиләнең кеременә карап исәпләнә. Ул гаиләдә кеше башына айлык уртача керем 20 мең сумнан артмаган очракта бирелә. Аның күләме салым алынмаган хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. Мисал өчен, әти, әни һәм бер баладан торган гаиләнең уртача айлык кереме, салымны алмыйча исәпләгәндә, ягъни белешмә кәгазендә 60 мең сум. Бу очракта кулга керә торган акча 52 мең 200 сум булачак. Мондый гаиләләр дә компенсациягә өмет итә ала. Компенсация күләме исә, федераль закон нигезендә, 52 меңнән түгел, ә 60 меңнән чыгып исәпләнә.

Хәзерге вакытта бу хокукны югалтмау өчен, керемнәр күләмен күрсәтүче белешмә кәгазьләрен тапшырырга кирәк. Әлеге документны тапшырган очракта, компенсация алу хокукы тагын ярты елга бирелә. Аннары киләсе ел башында компенсация алу өчен яңадан документлар тапшырырга кирәк булачак.

Шунысын да искәртеп узу зарур, авылларда яшәүчеләрнең бер өйдә теркәлгән һәркемнең кереме һәм 10 сутыйдан зуррак җир участогы китерә торган керем күләме дә хисаплана. Шартлы керем күләме бәрәңге бәясеннән чыгып исәпләнә. Боларның барысы да “Мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү турында”гы федераль законда каралган.

Тимерне кызуында сук

Социаль яклау хезмәткәрләре компенсациягә хокукларын саклап калырга теләгән ата-аналарны алдан билгеләп куелган график буенча кабул итә. Әлеге исемлекләр һәр балалар бакчасында бар. Әгәр дә гариза язучы аңа билгеләнгән көндә баласы йөри торган бакчага документларын тапшырырга килә алмый икән, андыйларга белгечләр шул айдан да соңармыйча социаль яклау үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Әлеге таләпләр үтәлгән очракта, озын-озын чиратлар да булмаячак, документлар җыюның әти-әнигә дә авырлыгы килмәячәк, дип ышандыра министр урынбасары. Компенсация алу өчен гаризаны 15 августка кадәр тапшырырга кирәк, чөнки ул көнне җылылык өчен субсидиягә дәгъва кылучылардан да белешмәләр кабул итә башлыйлар.

График буенча июль аенда документларын тапшырырга тиеш булган кеше керемнәр турындагы мәгълүматларны соңарып, сентябрь аенда да тапшыра ала. Бу очракта аңа алдагы айлар өчен компенсация кайтарылмаячак, әмма ул компенсация алу хокукыннан мәхрүм ителми.

“Шәхси кабинет”лар булдырыла

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә балалар бакчаларына кагылышлы компенсацияләр турында мәгълүматларны интернетта кереп карау мөмкинлеге бирә торган махсус проект әзерли. “Шәхси кабинет”лар ярдәмендә балалар бакчасына ай саен күпме акча түләнгән, күпмесе компенсация рәвешендә кире кайткан, ярдәм кайчан һәм кайсы хисапка күчерелгәнлеге һ.б турында белеп булачак. Наталья Бутаева сүзләренә караганда, проект сентябрь айларында гамәлгә кертеләчәк.

Татарстанда балалар бакчасына йөрүче 190 мең бала бар. Шуларның 90 меңе федераль компенсация ала. Республикада түләнә торган компенсациянең уртача күләме – 670 сум. Бүгенге көндә Татарстанда 300 сум да, 3 000 сум да компенсация алучылар бар.

Шулай булуга да карамастан, компенсация алырга хокуклы булган гаиләләрнең 30 проценты гариза тапшырмаган. “Социаль яклау хезмәте гаризалар буенча гына эшли. Ярдәм кирәк кеше үзе килергә тиеш, шул очракта гына нәтиҗә булачак”, - дип белдерде Наталья Бутаева.

Ярдәм соңарса, көтәргә кирәк

Балалар бакчасы өчен компенсация узган ай өчен гамәлдәге айның 20сенә кадәр килергә тиеш. Ел башында акчаларның соңарып килүенә зарланучылар күп булса да, хәзер система җайга салынган.

- Социаль яклау министрлыгы акча күчерү эшендә соңгы буын. Беренче буын - балалар бакчаларыннан килә торган мәгълүмат тикшерелә, эшкәртелә, соңыннан гына хисаплап чыгарылган компенсация күләме безгә килеп ирешә. Акчаны ата-ана хисабына күчергәнче бу төр ярдәм шактый озын юл уза, - дип аңлатты акчаларның соңарып килүен министр урынбасары.

Компенсацияләр турында борчыган сорауларга җавапларны  +7 (843) 294 95 05 телефон номеры аша Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгъульлек һәм социаль яклау министрлыгында эшли торган кайнар линия аша белешергә була. Шулай ук әлеге министрлыкның сайтында компенсация күләмен исәпләп чыгару өчен электрон калькулятор да урнаштырылган.

intertat.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International