Хат ташучылар хезмәтен бәяләп

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

 



Агымдагы ел почта хезмәткәрләренә реформалардан башланып китте.

Дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләр туктатылды, бу периодик басмаларга бәяләрнең кинәт үсеп китүенә сәбәп булды. Нәтиҗәдә газета-журналларга язылучылар саны кимеде.
Әлеге реформа Лаеш почта бүлекчәсенә дә кагылмый калмады. Киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясенең нинди уңышлар белән тәмамлануын һәм хат ташучыларның букчалары ни дәрәҗәдә җиңеләйгәнен белешү өчен, без почта бүлекчәсенә юл тоттык.

–Без язылу планын тиешенчә үтәдек һәм керемнәр буенча беренче позицияләрдә кала бирәбез, – дип сөйләде Аксубай почта бүлеге башлыгы Марина Артемьева. – Иң мөһиме реформа штатлар кыскаруга китермәде – һәркем элеккегечә үз эшен башкара.

Газета-журналларга яздыру эшеннән тыш почта хезмәткәрләре түләүле хезмәтләр дә күрсәтәләр. Яртыеллык нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел, әмма беренче квартал буенча лаешлылар планны 119 процентка арттырып үтәгәннәр. Бу йөздән артык почта хезмәткәренең намуслы һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Иң яхшы почта бүлекчәсе булып,
Күптән түгел почта хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәре – Россия почтасы көнен билгеләп үттеләр.

Хат ташучыларны бүген дә һәрбер йортта көтеп алалар. Алар газета-журналлар гына түгел, пенсия һәм коммуналь түләүләр өчен квитанцияләрне дә өйгә китереп бирәләр. Үзәктән еракта урнашкан авылларда яшәүче өлкән буын кешеләре өчен хат ташучы тышкы дөнья белән бәйләп торучы изге зат, ул өйгә яңалыклар пенсия алып килә, өйдән чыкмыйча гына газ һәм утка да түләргә ярдәм итә. Гомумән, авылда хат ташучы ышанычлы, ачык йөзле, һәрчак диярлек яхшы хәбәрләр китерүче яхшы күңелле кеше буларак кабул ителә. Шуңа күрә дә почта өлкәсендә нинди генә реформалар кабул ителмәсен, Интернет челтәре никадәр генә тормышыбызга үтеп кермәсен, почта тартмасыннан яраткан газетаңны алып уку шатлыгын бернәрсә дә алыштыра алмаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International