Алдагы атнада Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе старт алды. Аның буенча аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид-балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү каралган.