25 июль көнне Лаеш районының Пәрәү, Имәнкискә, Державино, Кече елга үзешчән артистлары Балык бистэсе районы Ямаш мәдәният йортында “ Җырлап яшик туган җирдә” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Бу очрашу кичәсе бик матур , үзенчәлекле булды. Җырчыларыбыз Гүзәл Зигашина, Нурзидә Валиуллина, Алинә Нагимуллина, Гөлия Гильмутдинова, Фәридә Гумерова, сүз осталарыбыз- Зилә, Равилә, Зөхрә һәмдә концертыбызның йөзек кашлары “ Алтын канатлар” бию төркеменең егетләре –кызларының биюләре – җырлары балык бистәлеләргә алдагы эш көннәренә дәрт- дәрман биреп калдырды. Артстларыбызга бары тик АФӘРИН кызлар , егетләр дип кенә әйтәсе килә.