“Татнефть” ААҖ Россия мәгълүмат технологияләре үсешенә керткән өлеше ел саен уздырыла торган “IT-ЛИДЕР” илкүләм премиясендә “Нефть-газ сәнәгате предприятиеләре” номинациясендә диплом белән билгеләп үтелде. Татарстан компаниясе - 23 номинантның берсе
Компаниянең баш инженеры урынбасары – мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы Алексей Беспалов та диплом белән бүләкләнде. Лауреатлар Россиянең әйдәп баручы 21 компаниясе арасыннан билгеләнгән. Җиңүчеләрне сайлаганда төп игътибар оешманың инновацион эшчәнлегенә, ирешелгән уңышларына, һөнәри сыйфатларга бирелә, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.