4 августан районның белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә башланды

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
4 августан  районның белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә башланды.
Районның мәгариф, Роспотребнадзор, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләреннән торган комиссия –янгынга каршы сигнализациядән алып, видеокүзәтү, эвакуацияләү юлларын, җиһазландырылган ашханәләрне, җылы санитария узелларына кадәр тикшерәләр. Тикшерүчеләр мәктәптә балаларга уңайлы һәм имин булырга тиеш дигән кагыйдәгә таянып эш итәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алдынгы мәктәпләр һәм балалар бакчалары билгеләнәчәк, аларның исемнәре август аенда укытучылар конференциясендә игълан ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International