15 августта Байлар Сабасында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
“Татарстан: инновацион төбәктә мәгариф” темасына узачак киңәшмәдә ТР Премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың мәгариф системасы үсеше йомгаклары һәм бурычлары турындагы төп доклад белән чыгыш ясаячак.
Август киңәшмәсе кысаларында үткәрелә торган чаралар 5 нче августта башланып киткән.
“Татар-информ”