Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча бүгенге көнгә 14400 тонна бөртекле уңыш җыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача 20,3 центнер уңыш чыга. Арышның бер гектарыннан 18,4 центнер, көзге бодайдан 25,9 центнер, борчакның һәр гектарыннан 16,1 центнер уңыш җыела. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 30 процентында төгәлләнгән.