Өстәмә тотрыклы булсын өчен.

2014 елның 8 августы, җомга
Августның беренче атнасы район терлекчеләре өчен эзсез узмады. Яуган яңгырлар көтүлекләргә сусыллык өстәде. Бу кайбер фермаларда терлекләрнең продуктлылыгы артуга китерде. Аларның күпчелеге узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда савым буенча плюста. Җәйге лагерьда асрау чорында киләчәктә дә сөт арту тотрыклы булсын өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре терлекләрне өстәмә тукландыруга күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итәләр. Моның өчен бүгенге көндә һәр хуҗалыкта мөмкинлекләр бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International