Август киңәшмәсенең II секция утырышы узды.

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
8 август көнне Лаеш районы мәгариф идарәсе муниципаль органы методистлары Саба муниципаль районында булдылар. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең “Профессионализм, инновация, иҗат, уңыш – федераль дәүләт мәгариф стандартларын сыйфатлы рәвештә гамәлгә ашыру нигезе” дигән темага II секция утырышы узды. Мәгариф идарәсе муниципаль органы мәктәпкәчә белем бирү методисты Давлиева В.А. һәм Олы Кабан авылы «Ладушки» балалар бакчасы мөдире Наумова М.В. Саба районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында булды, Саба районы тәрбиячеләренең мәктәпкәчә белем бирү нәтиҗәлелеген тәэмин итү ысулы буларак инновацион технологияләр куллану тәҗрибәсе белән танышты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International