Төзүчеләр республика программаларын гамәлгә ашыралар

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

Узган җомгада “Татинвестгражданпроект“ ДУП һәм Татарстан Республикасы Росстройнадзорның 400 гә якын хезмәткәре Лаеш мәйданында үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

-Безнең оешма республика программаларын тормышка ашыруда актив катнаша.. Лаеш районында балалар бакчалары, авыл клублары проектларын эшләдек, - дип сөйли “Татиньвестгражданпроект“ ДУПныц проектлар белән идарә итү Хезмәте җитәкчесе Тимур Курамшин: - быел безнең районда  безнең проектлар буенча икесе балалар бакчасы төзелә – Усадыда 120 урынга һәм Столбищеда – 260 урынга, Усадыда 60 урынга башлангыч мәктәп төзү каралган. Аларны көзгә  файдалануга тапшырырга өметләнәбез.

Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

 

 


Людмила НИКИФОРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International