Яшьләр ришвәтчелеккә каршы

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

Районның “Липки“ балаларны сәламәтләндерү лагеренда “Бергәләп ришвәтчелеккә каршы“ акциясе үтте. Аны партиянең “Яшь гвардия“ җирле бүлеге оештырды.

Балалар командаларга ребуслар, кызыклы мәсьәләләр чишүдә һәм бу темага плакатлар ясауда көч сынаштылар. Үсмерләр шулай ук кечкенә сәхнәләштерелгән өзекләрдә ришвәтчелекнең типик формаларын күрсәттеләр: бюрократия, куркытып акча сорау, шантаж, ришвәтчелек. Оештыручылар сүзләре буенча, акция иҗат ярдәмендә үсмерләргә җәмгыятебезне борчыган темага үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән.

 

 

Редактор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International