Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
Яңгыр астында калган малай
2014 елның 12 августы, сишәмбе
Әтисе кушуы буенча кишер түтәлен утагач,шушы көннәрдә генә ун яшен тутырган малай җиңел сулап куйды һәм бакчадан чыгып китте. Беркемгә әйтмичә, күз ачып йомган арада якындагы чикләвек үсә торган урынга йөгерде. Ул чикләвек куаклары янындагы бер аланда җир җиләге пешкәнен белә иде. Ун минут та үтмәде, малай инде чикләвек куаклары җәелеп
үскән тау башына менде. Аланга егермеләп кенә адым калган иде, кинәт күк күкрәде! Яшен яшьнәде. Кара болытлар, тыгызланып, минут эчендә чиста аксыл-зәңгәр күк йөзен капладылар. Чиләкләп койгандай җиргә яңгыр ява башлады.Кояш баегандагыдай караңгыланып китте. Малайның башыннан җиләк турындагы уйлар чыгып очты. Җәйге юка чалбар һәм ситса күлмәк кигән, баштанаяк юешләнгән яланаяклы малай тау бите буйлап тау башыннан берәр чакрым читтәге туган авылына йөгерде. Яңгыр су ташкыны белән камчылап торды. Җир тоташ баткаклыкка әйләнгән, аннан йөгерү түгел, атлап бару да авыр иде. Озын утлы кылычка охшаган яшеннәр малайның әле артында, әле як-ягында, әле алдында яшьнәде. Аңа алар үзенә юнәлгәндер кебек тоелды. Һәр яшеннән соң дөбер-шатыр килеп күк күкрәде. Куркудан югалып калган малай бер сүздә әйтә алмады.Биш минут мәңгелек булып тоелды!Ниһаять, караңгы су пәрдәсе аша ул авыл читендә урнашкан футбол мәйданчыгын күрде. Аның аша пуля тизлеге белән үткән малай аптыраудан катып калды. Аяк астында –коры җир. Яңгыр төшмәгән яшел үлән. Авыл өстендә югарыда, ап-аяз күк йөзендә якты, җылы кояш нур сибә. Ул бу могҗизага ышана алмый торды. Артына борылып карады: караңгы болытлардан
яшен һәм яңгыр коелу дәвам итә. Яктылык һәм караңгылык арасында бары берничә метр ара! Малайның йөзе чиксез шатлыктан яктырып китте һәм кечкенә кояшка охшап калды. Ул шатланып коры үләндә чикерткә кебек сикеренде. Санаулы минутлар эчендә аның бар җире: киемнәре дә, тәне дә, чәчләре дә кипте. Аны өйдә каршы алган туганнары берничә минут кына элек аның белән нәрсә булганын күз алдына да китермәделәр.
Петр Максимов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
«Нэфис» фонды район Сабантуйларына 3 мең бүләк тапшырды
«Нэфис» хәйрия фонды Татарстан районнарында Сабантуйларга әзерлектә күркәм гадәт буенча катнашты. Фонд чараларны оештыручыларга өч мең бүләк җыентыгы тапшырды. Республика районнарында бәйрәмнәр 6 һәм 7 июньдә узачак.
3
июнь, 2026 ел
СВО катнашучыларының балалары әтиләренең портретларын язачак: Татарстанда «Минем әтием - Батыр» фестивале старт ала
Проект Балаларны яклау көненә багышлана һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен хуплау, гаилә истәлеген саклау һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән.
1
июнь, 2026 ел
Лаеш районының агротехнология сыйныфы Татарстанның агросыйныфлары арасында беренче урын алды
Терлекчеләр сараенда нәтиҗәләрне йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 Октябрь совхозы бистәсе мәктәбе укучылары «Ел өзнелеше» номинациясендә беренче урынны алды.
29
май, 2026 ел
Казан май комбинатының майонезлары сатылышы 27%ка арткан
Казан май комбинаты 2025 ел йомгаклары буенча майонез продукциясе җитештерүне 27%ка — 62,5 мең тоннага кадәр арттырган. Бу категорияне гамәлгә ашыру күләме дә 27%ка артып, 61,8 мең тонна тәшкил иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз