Кадерле дуслар! Без яңа “Гаҗәеп уңыш“ конкурсы игълан итәбез. Анда искиткеч чәчәкләр, супер җимешләр һәм супер яшелчәләр үстергән һәркем катнаша ала. Ә бәлки сезнең участок түтәлендә биюче кешегә охшаган кишер яки йөрәк-бәрәңге үскәндер.
Сез ничек мондый уңыш үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашыгыз. Фотосурәтләрне “Гаҗәеп уңыш“ дигән билге белән безнең электрон почтага җибәрегез:novayakama@yandex.ru. Үзегезнең координатларны күрсәтергә онытмагыз. Фотосурәтләрнең асылын ачучы оригиналь имзалар хуплана.Фотоэшләр 12 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Бәяне жюри бирә. Барлык сораулар – 8 (84378) 2-57-49 телефоны аша.
Редакция