Татарстанда урып-җыю эшләрен 5 нче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Татарстан басуларыннан быел 3 мең тонна бөртек суктырып алырга ниятлиләр. Урып-җыю эшләрен исә, 5 нче сентябрьдә төгәлләргә планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте. 
Аның сүзләренчә, урып-җыю эшләрен инде 30 нчы августка төгәлләргә планлаштырган булганнар, әмма кайбер районнарда явым-төшемнәр булу сәбәпле, әлеге срок 5 нче сентябрьгә кадәр озайтылган. 
Бөртекле культураларның гомуми уңышы исә, 3,1-3,2 миллион тонна булыр дип көтелә.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International