ШӘХСИ ЭШМӘКӘРЛӘР ИГЪТИБАРЫНА

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
2014 елда Пенсия фондына иминият взносларын түләү салым органнарына бирелә торган отчет документларыннан билгеләнүче керем күләменә бәйле. Керем күләме 300 мең сумга кадәр булганда Пенсия фондына түләү 17328,48 сум тәшкил итә. Әгәр керем 300 мең сумнан артса, өстәмә рәвештә 300 меңнән арткан сумманың 1%ы түләнә. 2014 ел өчен отчет документлары салым органнарына тапшырылмый икән, Пенсия фондына түләү 138627,84 сум тәшкил итәчәк. Артыгын түләмәү өчен эшмәкәрләргә салым органнарына үз вакытында хисап бирергә кирәк. Әгәр эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылмаса, тиз арада теркәү исәбеннән төшү зарур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International