Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде

2014 елның 15 августы, җомга

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде. Аның төп бурычлары – азык-төлек товарларына һәркөнне ваклап сату һәм сатып алу бәяләренә мониторинг уздыру, социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләрнең үсүен булдырмау. Штабның җитәкчесе итепТатарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин билгеләнеп куелды.

Исегезгә төшерәбез, Оператив штаб Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында махсус икътисадый чаралар күрү турында” 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указын үтәү максатларында төзелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International