МИНИМАЛЬ ХЕЗМӘТ ХАКЫ КҮТӘРЕЛДЕ.

2014 елның 15 августы, җомга
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республикада минималь хезмәт хакы турында килешүне имзалады. Хәзер икътисадның бюджеттан тыш өлкәсе оешмаларында ул компенсация һәм стимуллаштыру характерындагы түләүләрне исәпкә алып айга 6 мең 420 сумнан ким булмаска тиеш. Бу эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсенә якыная. Исегезгә төшерәбез, Россиядә уртача минималь хезмәт хакы 5554 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International