ЯРДӘМ ВАКЫТЫНДА КИЛГӘН

2014 елның 15 августы, җомга
Атабай янында шушы көннәрдә Камада ял итеп дулкыннарда йөрү чак кына ике казанлының гомерен өзмәгән. Ярдан ике километр эчтә биек дулкын моторлы көймәгә китереп бәрә. Үлем тырнагына эләккән яшь кешеләрне МЧС хезмәтенә шалтырату гына коткарып кала. Бәла хәбәрен алуга тиз арада шул урыннан ерак булмаган ГИМСның Лаеш участогы штаттан тыш хезмәткәрләре җибәрелә. Ярдәм бик вакытлы була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International