14 сентябрьдә елның иң зур сәяси вакыйгасы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Сайлау алды кампаниясе чорында “Бердәм Россия” зур масштабларда Халык җыеннары уздыруны планлаштыра.
Халык җыенының төп максаты – кешеләрне борчыган проблемаларны ачыклау, яшәү урыннарында территориаль үсеш юнәлешләрен билгеләү. Әлеге тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенең эш программасына 5 ел дәвамында кертеләчәк.
Чарада Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Дәүләт Советының депутатлыкка кандидатлар Дмитрий Самаренкин, Михаил Сыровацкий катнашты.
Үзенең чыгышында район башлыгы район өчен аеруча мөһим булган казанышлар турында сөйләде. “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар үзләре алдына куйган максатлар белән таныштырдылар. Очрашуда күп тәкъдимнәр яңгырады. Теләгән һәркемгә үзен борчыган сорауларны язып “Бердәм Россия” символикасы белән билгеләнгән иҗтимагый кабул итү урыннарына тапшыру мөмкинлеге булдырылды.