2014 елның 18 нче августында Г.Р. Державин исемендәге мәйданда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе узды. Акцияне оештыручыларның бурычы-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручының тормышындагы әһәмиятле бу көнне бәйрәм итү өчен мөмкин булганнарны эшләү.
Әлеге акциядә Лаеш шәһәрендә беренче класска баручы 36 балага (аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалид-балаларга) адреслы ярдәм күрсәтелде. Район буенча ярдәм 128 балага күрсәтелде. Аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар, тимераяк һәм спорт киемнәре тапшырылды.
Бу мөһим чарага һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Изге эштә катнашкан һәр кешегә, оешма-предприятиеләргә рәхмәт белдерәбез!!!