Татарстан предприятиеләрендә 11 нче августтан 15 нче августка чаклы 6 бәхетсезлек очрагы булган

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакында  мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 11 нче августтан 15 нче августка чаклы 4 үлем белән тәмамланган,  1 авыр һәм 1 төркемле  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Беренче үлем очрагы 10 август көнне булган. "Түбән Кама йөк шиналары" ҖЧҖ машина йөртүчесе  электрон йөк төяүчедән төшеп, арбага утырган, әмма кисәк кенә сул як кырыена егылып китеп, аңын югалткан һәм үлгән. 

11 август көнне Бөгелмәнең "Ортэкс" ҖЧҖ хезмәткәре үлгән. "Комбиазык заводы реконструкциясе" объектында  изолировщица биектән егылып төшкән.

Үлемгә китергән өченче бәхетсезлек очрагы Казанның "Империя" шәхси саклау предприятиесендә теркәлгән. Трактор астында йоклап яткан саклау инспекторын күрмичә тракторчы аның өстеннән чыгып киткән. 

14 август көнне Казанда урнашкан "Тароремонт предприятиесе" ҖЧҖдә соңгы үлем очрагы теркәлгән. Предприятие территориясеннән узган чакта сакчы кинәт кенә егылган да үлгән. 

Хисап атнасында шулай ук  авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 13 август көнне әзер продукция цехында шлюзовикны чистарткан чакта  "Казаньзернопродукт" ААҖ мастерының кулы  шлюзовикка эләккән. Нәтиҗәдә, уң кул чугындагы бармагы өзелгән.

Төркемле бәхетсезлек очрагы 11 нче августта теркәлгән. Алабугада булган юл-транспорт һәлакәтендә Әлмәтнең "Прикамнефть" предприятиесе  хезмәткәрләре зыян күргән. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар. 

Хәзерге вакытта барлык күрсәтелгән очраклар буенча тикшерү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International