Ә бездә, ишегалдында

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Лаешның Лебедева урамында яшәүчеләр өчен узган атна татлы да, шул ук вакытта күңелле дә булды.

Бал спасы уңаеннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен махсус бәйрәм чарасы оештырдылар. Бар кеше үз иткән мультфильм геройлары – Винни Пух һәм Пятачок бәйрәмгә бер чүлмәк бал алып килгәннәр, ә яраткан персонажлар ролен “Берегиня“ ансамбле әгъзалары Виктория Бида һәм Алинә Нургалиева яхшы итеп башкардылар. “Вдохновение“ иҗат клубы членнары Евгения Давыдова һәм Надежда Кривоносова үз запасларыннан күчтәнәч белән килделәр. Район китапханәсе хезмәткәре Елена Галимова үзенчәлекле танып белү һәм күңел ачу программасы әзерләгән һәм үткәрде. Бәйрәм азагында тантана гаепчеләре бал белән чәй эчтеләр һәм кунакка кергән күрше йортларда яшәүчеләрне сыйладылар.

 

 

Редактор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International