ЛАЕШНЫҢ ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ БАЛАЛАРЫ КҮЗЕННӘН САЙЛАУ

2014 елның 22 августы, җомга
Лаештагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Сайлау балалар күзе белән" дигән рәсемнәр бәйгесе булды. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советына булачак сайлауларга багышланды. Үзәкнең социаль педагогы балаларга сайлауның нәрсә булуы, аларның ничек үтүе, сайлау кампаниясендә төп затның кем булуы турында сөйләде. Ә аннан соң бәйгедә катнашучылар кулларына карандашлар, пумалалар, һәм буяулар алдылар. Жюри барлык эшләрне дикъкать белән карады. 16 яшьлек Александра Малина конкурста җиңүче дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International