Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
Болгар хәзер бөтен дөньяныкы булды
2014 елның 22 августы, җомга
Болгар тарихи-архитектура музееның ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелү хәбәренә бер сөенгән идек инде. Хәзер үзебез дә аның тантаналы рәвештә исемлеккә кертелүе шаһиты булдык. Казанга әлеге фактны дәлилләүче сертификатны тапшыру өчен ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова килде.
Көндез кунакларны Болгарга алып бардылар. Аларны республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатып йөрде.
– Мин, бу вакыйга булу белән, Болгарга киләм, дип вәгъдә биргән идем. Болгар комплексының ЮНЕСКО исемлегенә керү сертификатын тапшыру минем өчен зур дәрәҗә. Бу тарихи вакыйга, – диде Ирина Бокова. – Болгар ислам кабул итү символы, толерантлыкның үзенчәлекле күпере булып тора.
Шул ук көнне Болгарда ЮНЕСКОның дүрт билгесе дә куелды: Елга вокзалы фасадында, шулай ук Көньяк һәм Төньяк капкалар янында Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Болгар тыюлыгы директорына туристларны һәм кунакларны йөртү өчен җиде яңа электрокар һәм биш автобус ачкычларын тапшырды.
Ә кичен тантаналы чарада Президент Рөстәм Миңнехановка Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен раслаучы сертификат тапшырылды.
– Болгар комплексында төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды. Аның ЮНЕСКОга кертелүе Татарстан, Россия, чит ил белгечләренең төрле өлкәләрдә тырышып эшләү нәтиҗәсе, – диде ул.
– Борынгы Болгарның бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе халкыбызның дөньякүләм танылуына тагын бер зур адым. Бу вакыйга аеруча әһәмиятле, аеруча күренекле, чөнки ул безнең мәдәни, рухи үсешебез дәрәҗәсен билгели, – диде Минтимер Шәймиев.
Болгар комплексы мәртәбәле исемлеккә кертелгәч, аны карарга килүчеләр тагын да артыр дип көтелә. Әлегә Болгарга Казан елга вокзалыннан «Ракета» метеорында бара алалар. Ул көн саен Казаннан иртәнге 8.00 сәгатьтә, ә Болгардан Казанга 15.40 сәгатьтә кузгала. Автобус белән барырга теләүчеләр исә автовокзалдан Спас районы үзәге Болгар юнәлеше буенча китәргә тиешләр. Болгар комплексына махсус бару өчен регуляр автобус рейслары әлегә булдырылмаган.
Болгар тарихи-архитектура музей тыюлыгы ЮНЕСКОга 1002 нче объект буларак кертелде. Бүгенге көндә Россиянең 27 объекты әлеге исемлектә, шуларның икесе – Татарстанда: Казан Кремле һәм Болгар комплексы. Хәзер исә Свияжск утрау-шәһәрен бу исемлеккә кертү өстендә эш бара. Ул 2012 елда бөтендөнья мирасы комитетына мәдәни һәм табигый комплекс буларак тәкъдим ителгән иде
http://www.shahrikazan.com/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2025 ел
Лаеш волонтерлары СВО өчен антитепловизион курәкләр тегүгә грант алды
Лаеш районы «СВОга ярдәм» хәйрия фонды хәрбиләр өчен саклау курәкләре-яңгырлык тегү цехын оештыру өчен Президент грантлары фондыннан 937 030 сум акча җиңде. Бу акчага 500 әйбер өчен тукымалар һәм материаллар сатып алынган, тегү җиһазлары урнаштырылган һәм бүлмә әзерләнгән.
23
апрель, 2025 ел
Социаль фондның Татарстан бүлеге 2025 ел башыннан инвалид балаларны карау буенча 22 меңнән артык өстәмә ял көнен түләде
Социаль фондның Татарстан бүлеге 2025 елда инвалид балаларның ата-аналарына 22 503 өстәмә ял көне түләде. Әлеге максатларны тәэмин итүгә 134 миллион сум акча җибәрелгән инде.
22
апрель, 2025 ел
Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Валиуллинага 70 яшь тулды
Бүген 70 яшьлек юбилеен Лаеш балалар йортын 30 елдан артык җитәкләп килүче Рузалия Валиуллина билгеләп үтә.
21
апрель, 2025 ел
Азат Нурмухаметов: «Һәр бер авария — кагыйдәләрне игътибарсыз калдыруның нәтиҗәсе»
Соңгы 24 сәгать эчендә Татарстан юлларында өч үлемле трафик хәле булды, алар өч кешенең гомерен алып, икесен ауыр җәрәхәтләндерде. Сөрүчеләргә һәм ата-аналарга юл кагыйдәләрен тыгыз үтәү һәм ахмаклыктан саклану өчен рәхим итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз