УРАК КӨНДӘЛЕГЕ.

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Район басуларында урак финишка якынлаша. Авыл хужалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә игенчеләр 18,6 мең гектардан уңышны җыеп алдылар, бу планлы мәйданның 74 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан 20,2 центнер уңыш чыккан, барлыгы 37 мең тонна ашлык суктырып алынган
Дүшәмбе көнне "Атабай" агрофирмасы хезмәтчәннәре уракны тәмамлау уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Үткән ялларда алар финишка чыктылар һәм бу атна башында барлык мәйданнан игеннәрне җыеп алдылар. "Хәерби" җәмгыяте комбайнчылары да менә-менә эшне тәмамлау алдында, алар басуларның 97 процентында уракны төгәлләгәннәр инде. "Урта Девятово", "Заря" һәм "Йолдыз" хуҗалыклары игенчеләре дә соңгы гектарларда эшлиләр. Шуның белән бергә, "Имәнкискә" җәмгыятендә урып-җыю эшләре югарыда санап үткән хуҗалыклардан шактый артка калып бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International