БӘЛАДӘ ЯЛГЫЗ КАЛДЫРМАГАН

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Җиңел машина йөртүче Ришат Шәрифҗанович юлда туктап калган автобус яныннан үтеп китмәгән һәм ярдәм иткән.
Кич белән пассажир автобусы авария тукталышы ясарга мәҗбүр була. Аның аккумуляторы сафтан чыга. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт күп булган юлда, өстәвенә яктылык   приборлары да янмаганда, туктап калу начар. Үтеп баручы Ришат йөртүчеләр теләктәшлеге күрсәтә. Ул үзенең җиңел машинасын автобус артында туктата, авария тукталышы сигналын һәм габарит утларын яндыра. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә катнашуы өчен Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Валиуллин Ришатка Рәхмәт хаты тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International