Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады. 

Документ нигезендә, Татарстан икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 6 мең 420 сум күләмендә (компенсация һәм стимул бирү характерындагы түләүләрне исәпкә алып) билгеләнә. Бу сан эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күрсәткеченә шактый якынайган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International