Шушы көннәрдә район суды хезмәткәрләре Болгарга мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Борынгы шәһәргә барырга судья Гүзәл Фролова тәкъдим итә. Бу идея барысына да хуш килә. XIII-XIV гасырларда ничек яшәгәннәрен күрү кызыклы тоела һәм суд рәисе Мәгънәви Гәрәев "үткәнгә сәяхәт" оештыра
25 лаешлы өйләренә күп хис-тойгылар белән кайтты дип әйтү – берни дә әйтмәү дигән сүз. Аларның күбесе һәр татарстанлы өчен изге булган әлеге урыннарны беренче тапкыр күрде. Лаеш делегациясен ТРның Спас районы суды рәисе Фазыл Батыршин каршы алды. Ул хезмәттәшләре өчен гид чакырды, анысы исә экскурсияне һөнәри осталык белән һәм мавыктыргыч итеп үткәрде.
–Без әлеге музей-шәһәр турында күп ишеттек, – дип тәэсирләре белән уртаклашты сәяхәттә булучылар. – Әмма күргәннәребез көтелгәннән көчлерәк булып чыкты. Без архитектура һәйкәлләрен карадык. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән дөньядагы иң зур Коръәнгә карап сокландык. Ниндидер борынгы, әмма искиткеч тере һәм заманча нәрсәгәдер кагылган кебек тәэсир калды. Әгәр мөмкинлегегез булса, һичшиксез барыгыз! Без ата-бабаларыбыз турында күп нәрсә белдек, ә коллектив бер йодрыкка тупланды. Сәяхәт шулкадәр ошады, барыбыз да бертавыштан тагын бер шәһәргә – Свияжскига барырга карар иттек.
Алсу ЯРУЛЛИНА,
Лаеш район суды судьясы ярдәмчесе