Шушы көннәрдә республиканың төрле инстанцияләренә моңа охшаш берничә шикаять кергән. Аларның барлыкка килүенә Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең ТР эчке эшләр министрлыгы юл-патруль хезмәте бүлеге белән берлектә Атабайда үткәргән комплекслы рейды сәбәпче булган.
Ә барысы җирле халык мөрәҗәгатеннән башланган. Аларның берсендә кечкенә балалары булган ата ачуланып яза: "Су коену зонасында суда йөргән квадрацикллар хуҗаларының дорфалыгына зарланырга телим. Ә бит комлык тыюлык янында урнашкан. Мотоцикллар џһәм квадрацикл йөртүчеләр авыл юллары буйлап очалар гына, күрәсең, бер-берләре белән ярышалар. Бу квадрацикллар руле артында балигъ булмаганнар да бар. Табигый ки, алар үзләре өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә саклык чаралары күрмиләр".
–Без Казандагы коллегаларыбыз белән Атабайда гына түгел, бу зонадагы башка торак пунктларда: Столбище, Никольский, Ташкирмәндә эшләдек, – дип булган вакыйгаларны искә ала Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин.
Экипажлар рейдка өч машина һәм ике "Хонда" патруль мотоциклы белән чыгалар. Беренче кагыйдә бозучыларны озак эзләргә туры килми. Техник чарага документлары да, йөртү таныклыгы да юк. Мотошлем турында әйтәсе дә юк. Икенче мотоцикл йөртүчене кибет янында туктаталар. Егылмас өчен рульгә тотынып исерек ир көч-хәл белән полиция хезмәткәрләре белән теләсә кая барырга риза булуын әйтә, тик спиртлы эчемлек алырга гына ирек бирсеннәр: "Юкка килдемме әллә?" Менә өч, дүрт, биш... беркетмә төзелә. Законсыз төстә мотоцикллар һәм квадрациклларга идарә итүчеләрнең яше 15 тән 45 кә кадәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре рейды турындагы хәбәр авылда тиз тарала. Эвакуатор янына җирле халык җыела. 50 ләп кеше – нигездә әбиләр һәм бабайлар – полицейскийларны әйләндереп алалар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган үз балаларын ачулану өчен түгел шул...
–Сез мотоциклны законсыз аласыз!
–Безнең квадрациклны бирегез!
–Артыгын кыланасыз!
Начар сүзләр тәртип сагында торучыларның яңакларына суккандай ява.
"Дәүләт номеры да булмаган бу техника кемнеке?" дигән сорауга ни өчендер җавап бирүче булмый. Полицейскийлар мотоциклны машинага меңгергәндә өлкән яшьтәге ханым оныгы әйберен алып калырга теләп гаишникларны этеп-төртеп, үзенә тарта.
Ни өчендер мин аны икенче хәлдә күз алдыма китердем – үлеп баручы оныгы, улы, күршесе баш очында боегып утыручы итеп. Елаучы, якынын вакытында туктатып кала алмаган өчен үзен битәрләүче. Аңа йөртү күнекмәләре булмаган килеш юлга чыгарга рөхсәт бирүе өчен...
Бер атна элек Комлы Ковалида һәлак булган яшь кешенең туганнары да каты елаганнардыр, мөгаен. Аны республика клиник хастаханәсенә илтергә өлгерәләр. Әмма җәрәхәтләре каты була, хәтта тәҗрибәле табиблар да мотоцикл йөртүчене коткара алмыйлар...
Соңгы көннәрдә Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге бүлеге хезмәткәрләренең эшләре күп: алар югарыдагы җитәкчеләргә Атабай кешеләренең алар оештырган "тәртипсезлеге" турындагы шикаятьләренә җавап язалар