Лаеш районы Столбище авылында яңа бала бакчасы ачылды.Тантаналы ачылышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин,Лаеш районы башкаласы Михаил Афанасьев һәм Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин катнаштылар. Бала бакчасы "Бәләкәч" республика программасы буенча төзелгән.Бакча 240 урынга исәпләнгән.
2026 елның 1 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлеге җитәкчесе — Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында гражданнарны читтә кабул итү үткәрде.