УРТАК ТЫРЫШЛЫК БЕЛӘН ТӘРТИП ТӘЭМИН ИТӘРБЕЗ.

2014 елның 5 сентябре, җомга
Булачак сайлауларда җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре саклаячак. Татарстан гражданнарының гражданлык җаваплылык дәрәҗәсе югары. Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләр хакында алай дип әйтә алмыйбыз.
–Төрле юнәлештәге экстремистлар һәм радикаллар халык арасында ыгы-зыгы чыгарырга, бер халыкны икенчесенә, мөселманнарны православиелеләргә каршы котыртырга омтылалар, – дип кисәтә бүлек начальнигы урынбасары – полиция начальнигы Олег Бондарев. – Татарстан халкы аларны хупламый. Әмма бер кем дә мондый кешеләр сайлау ящикларына килмәс һәм ниндидер начар гамәл кылмаслар дип гарантия бирә алмый. Шуңа күрә уяу булу кирәк. Барлык шикле кешеләр һәм күзәтүсез калган әйберләр турында кичекмәстән хәбәр итү зарур. Без уртак тырышлык белән генә тынычлык һәм иминлекне саклый алабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International