“Ак Барс” яңа сезонны җиңүдән башлады

2014 елның 6 сентябре, шимбә

Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасыныңҗиденче яңа сезонын җиңүдән башлады. Кичә “Татнефть-арена”да Зиннәтулла Билалетдинов командасы Екатеринбургның “Автомобилист” командасын 3:2 исәбе белән җиңде.

“Ак Барс” киләсе матчны тагын бер көннән “Атлант” командасы белән үткәрә.

«Ак Барс» - «Автомобилист» (Екатеринбург) - 3:2 (0:0, 3:1, 0:1).


Татар-информ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International