ЛАЕШ КӨНЬЯК КОРЕЯЛЫЛАР БЕЛӘН ЭЛЕМТӘНЕ ҖАЙЛЫЙ.

2014 елның 12 сентябре, җомга
Никольский авылына Көньяк Кореяның Сеул шәһәренең ЕBS дәүләт телеканалыннан төшерү төркеме килде. Кунакларны Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина озатып йөрде. "Путешествия по миру" программасын алып баручы Чонган Пак "Каравон" фольклор ансамбле белән очрашуда җирле әйлән-бәйлән йөрергә өйрәнде, крестьяннарның бәйрәм киемнәре үзенчәлекләре белән танышты. Кунаклар Каравон тарихы музеенда булдылар, авыл сөтеннән авыз иттеләр. Авылны фотога төшерделәр. Любовь Степановна һәм Александр Спиридонович Волковларда кунакта чакта гармунда уйнарга һәм коймак пешерергә өйрәнделәр. Төшке аштан соң шат күңелле кунаклар Лаеш районы буйлап сәяхәтләрен дәвам иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International