Шәһәр көне белән, Лаешта яшәүчеләр!

2014 елның 12 сентябре, җомга
Кадерле лаешлылар! Сезне чын күңелемнән безнең уртак бәйрәмебез – яраткан шәһәребезнең туган көне белән котлыйм! Бу статусны Лаешка
ун ел элек бирделәр. Шушы еллар эчендә аның йөзендә сизелерлек үзгәрешләр булды. Без сезнең белән көн саен яңа тарихын язабыз, матурлыйбыз, уңайлы итәбез. Уртак тырышлык белән балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килә, йортлар күтәрелә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр капиталь ремонтлана. Безнең шәһәребезнең үткәне искиткеч, киләчәге өметле дип ышанам. Без үз тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклыйбыз, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Моны яшьләребез раслый, алар талантлы, эшлекле, көчләре ташып тора, белемгә омтылалар. Өлкән буын туган өебезгә үз мәхәббәтен, матур шәһәребез өчен горурлыгын яшьләргә тапшыра ала. Безнең уртак йортыбыз, Лаеш, бәйрәмең
белән! Синең җирдә шатлык, изгелек, күңел җылысы хөкем сөрсен! Чәчәк ат, безнең данлы шәһәребез!
Лаеш муниципаль район башлыгы
М.П.АФАНАСЬЕВ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International