Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы инде өченче ел рәттән иң яхшы уңышларга ирешкән һәм артта сөйрәлгән мәктәпләрнең исемлеген билгели. Моңа кадәр ул рус теле, математика буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, илкүләм олимпиадаларда катнашучылар, 9 нчы сыйныфтан соң имтихан бирә алмаучылар, аттестатсыз калучыларның санын үз эченә ала иде. Быел тагын бер күрсәткеч – бер укытучыга туры килгән укучылар санын да өстәделәр.
– Рейтингны кабул итеп бетермәүчеләр әлеге нәтиҗәләрнең үзләре өчен кирәк булуын аңлап җиткермиләр. Аның төп максаты – районнарга, мәктәпләргә үзләренең нинди урында торганнарын күрсәтү, камилләшү юлларын тәкъдим итү, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. – БДИ нәтиҗәләре мөһим булса да, ул районнардагы белем сыйфатын бәяләүнең бердәнбер ысулы түгел. Быел рейтингның беренче баскычында – Чаллы шәһәре. Ике ел рәттән беренче булган Бөгелмә районы бу юлы икенче урында. Андагы укучылар рус теле һәм математика буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешкән. Ә республиканың иң яхшы йөз мәктәбе арасында да беренче унлыкта Чаллының дүрт мәктәбе урын алган.
Министр фикеренчә, рейтинг күрсәткечләренең яхшы булуында мәгариф җитәкчеләре дә зур роль уйный. “Чаллының җиңүе юкка түгел. Чөнки анда мәгариф идарәсен иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе булган, яңалыклардан курыкмаган Рамил Хәлимов җитәкли. Бөгелмә районында да бу вазыйфада озак еллардан бирле эшләүче Валентина Кульбеда командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә”, – ди Фәттахов. Аларның белеменнән, яхшы команда туплавыннан күп нәрсә тора. Мәгариф бүлеге башлыкларын билгеләгәндә министрлык белгечләренең дә фикере исәпкә алынырга тиеш. Әйтик, Ютазы районында соңгы дүрт елда биш мәгариф бүлеге башлыгы алышынган. Бу үз чиратында сыйфат мәсьәләсенә йогынты ясамый калмый. Кимчелекләрне төзәтү буенча министрлык һәр мәгариф бүлеге белән килешү төзегән.
Министр белдергәнчә, быел Казанның Совет районы һәм Зәй районы да уңышларны шактый яхшырткан. Алар рейтингта өскәрәк күтәрелгән. Балык Бистәсе, Әгерҗе, Лаешта да уңай үзгәрешләр бар. Ә менә Питрәч, Буа, Чүпрәле, Баулы районнары берничә позициягә түбәнгә төшкән. Шунысы сөенечле: Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Тукай, Ютазы, башкаланың Совет районнарында барлык укучылар да аттестат алган. Шул ук вакытта Чүпрәле, Югары Ослан, Буа, Питрәч районнарында бу күрсәткеч 3 проценттан артып китә. Ә менә балалар саны аз булып та, аларга игътибар күп булырга тиешле кайбер мәктәпләрдә хәлләр, киресенчә, борчу тудыра.
Азкомплектлы мәктәпләрдә укучыларга белем бирү күпкә кыйммәткә төшә. Тәтеш, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Спас районнарында андый мәктәпләр барлык уку йортларының яртысын тәшкил итә. Югары Осланда бер укучыга белем бирү өчен елына 122 мең сум акча киткән. Шуңа да карамастан, рейтингта алар мактаулылар рәтендә түгел. Аларда рус теле һәм математика буенча БДИ баллары иң начары.
Узган ел мәгариф бүлеге башлыкларының берсе, ел эчендә рейтингта аскы рәтләрдән өскә күтәрелеп буламыни, дип гаҗәпләнгән иде. Без, үз чиратыбызда, әлеге үсеш яки кимүне чагыштырырга булдык. Быел Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин, Теләче, Чирмешән, Кайбыч, Чистай, Минзәлә, Кама Тамагы, Теләче, Актаныш, Алексеевск, Яңа Чишмә, Югары Ослан районнарында тотрыклылык саклана дияргә була. Билгеле, бу очракта 46 нчы урында торган Югары Ослан районының иң соңгы баскычка, ягъни 48гә төшүен тотрыклы дип бәяләү дөрес булмас, әлбәттә. Бу районда математика буенча да, рус теленнән дә БДИ күрсәткечләре түбән. Тугызынчы сыйныфтан соң 0,68 процент укучы сынауларын бирә алмаса, чыгарылыш укучыларының 3,77 проценты мәктәптән белешмә белән чыккан. Илкүләм фән олимпиадаларында катнашучылар саны буенча хәлләре бераз булса да ярыйсы. Бу күрсәткеч буенча алар 28нче баскычта. Саба районы 3нче урыннан 27нчегә, Арча исә 5нчедән 20нчегә тәгәрәгән. Үзгәрешләр башка районнарда да бар. Балтачта бу күрсәткечләр (узган ел – 9) – 20, Әтнәдә (14) – 21, Апаста (15) – 41, Спаста (18) – 41, Баулыда (26) – 39, Чүпрәледә (32) – 45, Мөслим (27) – 35. Рейтингта Буа районы хәтта 7нче урыннан 46нчы урынга төшкән.
Шул ук вакытта нәтиҗәләрен шактый гына яхшыртучылар да бар. Мәсәлән, Ютазы районы 45нче урыннан 16нчыга күтәрелгән. Әгерҗе 47нчедән 12нчегә үк сикергән. Уңай үзгәрешләр күзәтелгән районнар бу ике төбәк белән генә чикләнми. Лениногорск узган ел 22нче урында булса, быел алар 9нчы баскычта. Башка районнар буенча үсеш түбәндәгедән гыйбарәт: Менделеевск (40) – 22, Яшел Үзән (25) – 13, Тукай (20) – 14, Лаеш (44) – 30, Аксубай (41) – 38, Биектау (43) – 23, Сарман (34) – 28, Тәтеш (33) – 18, Зәй (28) – 10, Апас (15) – 40, Совет районы (16) – 3, Әлмәт (19) – 6, Балык Бистәсе (48) – 32.
Ютазы районы рейтингта 45нче урыннан 16нчыга күтәрелгән. Алар моңа ничек ирешкәннәр икән?
– Без нәтиҗәләр болай ук яхшы булыр дип уйламаган идек. Әмма белем сыйфатын яхшыртуны максат итеп куйдык. Ай саен укучылар өчен сынаулар уздырдык. Һәрбер мәктәп, һәрбер бала белән эшләдек. Шуның нәтиҗәсендә авыр үзләштерелә торган темаларны ачыкладык, шуларны яхшылап төшендерү буенча эшләдек, – ди элеккеге мәгариф бүлеге башлыгы, ә бүген Ютазы районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гүзәлия Сәхретдинова. – Казандагы югары уку йортларыннан галимнәр чакырттык. Укытучылар белән дә эшләдек. Бер балабыз да аттестатсыз калмады. Рейтингта дәрәҗәне бигрәк тә аттестатсыз калучылар саны, математика, рус теле сынауларының уртача күрсәткечләренең начар булуы төшерә. Әлегә олимпиада буенча эшләүне яхшыртырга кирәк. Быел берничә укучы география, биология, татар теле буенча бәйгеләрдә призер булды. Рейтинглар кирәк, әмма аның нәтиҗәләре буенча район мәгариф башлыкларының эшчәнлеген бәяләү белән килешеп бетмим. Ләкин, гомумән алганда, бу күрсәткечләрне туплап, нәтиҗә чыгаруның файдасы бар дип саныйм. Ул яхшырак эшләргә, тырышырга этәргеч бирә.
Ә Балтач районы мәгариф бүлеге башлыгы Алия Зәкиева белдергәнчә, аларда быел аттестатсыз калучылар 9 кеше булган. Менә шул сан рейтингка тискәре йогынты ясаган да инде. “Бу балалар аттестат алсын өчен бар көчебезне дә куячакбыз. Белем Аллаһ Тәгалә тарафыннан бөтен кешегә дә тигез бирелми. Аларның начар билге алуына төрле сәбәпләр йогынты ясагандыр”, – ди ул.
Быел Питрәч районында да хәлләр сөенерлек түгел. Ул исемлектә 24нче баскычтан 47нчегә, ягъни иң түбәннәр рәтенә төште.
– Быелгы сынауларда ЧПлар килеп чыкты, иртәгә математика фәненнән имтихан буласы көнне БДИ пунктының тәрәзәсен ватып, ноутбук урладылар. Югыйсә кичтән бөтен бүлмәләр ябылып, аларның ишекләренә мөһер сугылган иде. Икенче көнне ноутбукны эзләделәр. Аның ярдәмендә имтихан барышы төшерелергә тиеш иде. Шунлыктан балаларны берничә тапкыр детектор аша тикшереп керттеләр. Бу укучылар өчен зур киеренкелек тудырды. Аттестатсыз калган бер баланың исә имтиханнар вакытында юл фаҗигасендә абыйсы һәлак булды, – ди Питрәч районы мәгариф бүлеге башлыгы Зөфәр Рәхмәтуллин.
Питрәч районындагы Екатериновка мәктәбе турында хәзер бөтен республикада беләләр. Чөнки укытучыларның быелгы август киңәшмәсендә сүз булды әлеге уку йорты турында. Узган ел бу мәктәпне тәмамлаган бердәнбер егет Алексей Жуковның сынауларны уңышлы бирүе мәктәпнең дәрәҗәсен бер башка күтәрде, хәтта уку йорты республикадагы иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә кергән иде. Алексей КХТИның электрон хисаплау факультетына укырга кергән. Ә менә быел мәктәпне тагын бер генә укучы тәмамлаган, тик анысы аттестаттан мәхрүм калган. Тик анысының начар укуында җитди сәбәпләр бар икән. Баланың әтисе юк. Әнисе биш операция кичереп, бүген хастаханәдә ята, хәле начар. Үсмер апасының бик үк имин саналмаган гаиләсендә тәрбияләнгән. Әмма аның турында, тәртипле малай, диләр. Менә шундый шартларда белем алырга туры килгән аңа. Егетне Казандагы политехника көллиятенә урнаштырганнар.
“Мәктәпне оптимальләштерер идең дә, укучыларны йөртү өчен якында гына башка уку йорты юк. Балаларны Казан – Чаллы юлыннан 30 чакрым ераклыкка йөртергә туры киләчәк. Бу исә СанПин нормаларына каршы килә. Узган ел Екатериновкада белем алган 14 бала – үзләре дә 4 авылдан җыелган укучылар. Быел ул уку йорты Колай мәктәбенең филиалы итеп калдырылачак. Яңа уку елында анда барлыгы 14 укучы белем алачак. Киләсе елда башлангычта бер генә укучы кала. Шуңа күрә укучыларны Питрәчтәге мәктәпкә йөртү фикере дә бар, ул очракта аларга коррекцион мәктәпнең интернатында яшәргә туры киләчәк, – ди Питрәч районының баш педагогы. – Укытучыларга килгәндә, сигез педагог белем бирәчәк. Унберенче сыйныфка, гадәттә, яхшы һәм йомшак укый торган укучылар кала. Уртача белем алганнар техникумнарга китә. Ә менә рейтингта алдынгы урынны биләгән районнарның берсендә тугыздан соң укучыларның 60 проценттан артыгы техникумнарга китә. Димәк, көчлеләр генә кала. Алар әти-әниләргә аңлату эшләрен дөрес итеп алып баралар. Йомшаграк укучы балалар белән без дә даими эшлибез. Һәр баланың портфолиосын күтәрдек. Мәгариф министрлыгы белән кимчелекләрне төзәтү буенча килешү төзедек. 8 сыйныфтан соң яхшы итеп анализ ясарга планлаштырабыз. Чөнки имтиханга, ким дигәндә, өч ел дәвамында ныклап әзерләнгәндә генә нәтиҗәләр яхшырыр дип өметләнәбез. Авылларда мәктәпләрне саклап калырга тырышу да күрсәткечләргә йогынты ясый. Дистәдән артык коррекцион мәктәптә укырга тиешле бала бар, ләкин әти-әниләре аларны анда җибәрергә теләми. Әлегә тугызынчы сыйныфтан соң аттестатсыз калучылар юк. Әмма ул укучылар “3- ле”гә укыса, сынауларны начар тапшырса, рейтингка тагын начар тәэсир итәчәк. Узган ел имтиханнарын яхшы тапшырган 18 район арасына кергән идек. Быел бу яктан хәлләр начар, мондый хәлгә калган юк иде әле”.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 131, 05.09.2014/)