Фәрит Мөхәммәтшин: Сайлаулар әдәпле узды

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

“Мәдәният елында сайлаулар бик әдәпле узды, халыкның мәдәниятлелеге арта. Сайлау алды кампаниясе барышында да партияләр бер-берсен тәнкыйтьләүдән ерак торды, сайлау көнендә теркәлгән шикаятьләр дә судка җиткерерлек түгел иде. Татарстанда депутатлар сайлаулары чиста һәм гадел үтте”, – дип бәяләде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төгәлләнгән сайлауларны.


Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларның башлангыч нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, республикада быелгы сайлауларда катнашучылар 80,81 процентны тәшкил итүе һәм җиде партия арасыннан иң күп тавышны “Бердәм Россия” партиясе җыйганлыгы ачыкланды. “Бердәм Россия” – 84,24 процентка, КПРФ – 5,55, “Гадел Россия” – 3,63, ЛДПР – 2,41, Россия коммунистлары – 2,40, “Родная партия” – 0,58, “Родина” партиясе 0,44 процент тавышка ия булды.

Димәк, Дәүләт Советына 5 процентлы киртәне кичкән ике партия – “Бердәм Россия” белән КПРФ үтә. Моннан тыш, бер мандатлы округлар буенча сайланганнар арасында ЛДПРдан да бер депутат бар. Шулай итеп, алдагы биш елда парламентта өч партия вәкилләре эшләячәк. Ә гомумән алганда, 100 депутатның 83се “Бердәм Россия” вәкиле булачак: 47 депутат – партия исемлеге буенча, 36 депутат бер мандатлы округларда җиңеп сайланган.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар тәмамлану уңаеннан, партиянең Татарстан район һәм шәһәрләрендәге бүлекчәләре белән видеоконференция оештырып, сайлау алды кампаниясе барышында югары оешканлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Парламент җитәкчесе шулай ук журналистлар белән дә очрашты.

– “Бердәм Россия” бер мандатлы 50 округның барысында да үз кандидатларын тәкъдим итмәде. 13 округта, мәсәлән, башка партияләр һәм шәхесләр генә катнашты. Республикада сәяси көрәш өчен шартлар тудырыла, сайлауларда көндәшлелек елдан-ел үсә, бер мандатлы округлар буенча депутатлыкка дәгъва итүчеләр дә арта, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайлауларда иң зур активлык күрсәткән районнар арасында Чирмешән, Алексеевск, Актаныш, Менделеевск, Мөслим кебек районнарны билгеләп үтәргә мөмкин. Районнарның сайлауларда катнашучылар күрсәткече 94,6 процент тәшкил итә, шәһәрләр буенча да шактый – 78,12 процент.

– Безне бигрәк тә Казан халкының сайлауларга битараф калмавы куандырды. Башкалада сайлауларга әһәмият бирмәгән чорларны да хәтерлибез. Кешеләрнең кәефе уңай якка үзгәрүен соңгы дистә елда башкалада яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә бик күп көч түгелүе белән аңлатырга кирәктер. Меңьеллыктан башлап, Универсиадага әзерлек вакытында Казанда торак шартларын яхшырту, социаль һәм мәдәни объектларны торгызу, әйләнә тирәне төзекләндерүгә игътибар бирелде. Халык бу тырышлыкларны бәяләде, – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе, гомумән, республиканың икътисади үсешен тәэмин итү, социаль шартларны яхшырту бер еллык тырышлык түгел, ә хакимиятнең эзлекле рәвештә җитди эшчәнлек нәтиҗәсе булуын ассызыклый. Хакимият исә бүген илдәге иң зур партиягә – алгарыш өчен яңадан яңа проектларны тормышка ашырырга тәкъдим итүче “Бердәм Россия”гә таяна. Татарстан Президентының беренче тапкыр сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәкләргә ризалык бирүен дә Фәрит Мөхәммәтшин хакимият һәм илдәге иң зур партия арасында бердәмлек белән аңлата.

– Татарстан Президентының сайлауларда катнашуы да сайлауларның уңышлы узуын һәм халыкның “Бердәм Россия”гә ышаныч белдерүен тәэмин итте. Чөнки Рөстәм Миңнехановның халык арасында абруе югары. Россия төбәкләре башлыклары арасында да ул халыкның яшәү дәрәҗәсен кайгыртучы иң уңышлы җитәкче булып исәпләнә. “Бердәм Россия” исемлеген җитәкләве, аның шушы партиягә таянуын һәм бер максатка хезмәт итүебезне дәлилләде, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәгълүм булганча, 14 сентябрь – бөтен Россиядә Бердәм тавыш бирү көне иде. Бу көнне Россиянең 84 субъектында төрле дәрәҗәдәге 6 меңгә якын сайлаулар үткәрелде, алар 75 миллион кешене җәлеп итте. Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев сайлау көнендә Фәрит Мөхәммәтшиннан Татарстандагы вәзгыять белән кызыксынып, халыкның тавыш бирүдә актив катнашуын белгәч, моны “выдающийся” күрсәткеч, дип бәяләде.

– Дмитрий Медведев Татарстанда нинди күрсәткечләр фаразлана дип сорагач, республикада, гадәттә, күрсәткечләр “70кә 70” була иде, ягъни сайлауларда катнашучылар – 70 проценттан һәм “Бердәм Россия” өчен тавыш бирүчеләр дә 70 проценттан ким булмый иде, дидем. Безнең өметләр акланды. Быелгы күрсәткечләр тагын да шатландыра: нәтиҗәләр – “80гә 80”. Без сайлаулар алдыннан ук 50 процентлы күрсәткеч белән канәгатьләнмәячәгебезне әйттек. Дәүләт Советына халыкның күпчелегендә яклау тапкан команда тупланырга тиеш дигән бурыч куйдык. Сайлау алдыннан халык белән бихисап очрашулар оештырдык. Гомумән, сайлау алды кампаниясе мөмкин булганча ачык шартларда үткәрелде. “Халык җыены” проекты да үзен аклады. Татарстан район һәм шәһәрләрендә сайлаучылар белән 1200гә якын очрашулар уздырылды. Аларда халыктан җирлектә яшәү дәрәҗәсен үстерүгә кагылышлы 2,5 мең тәкъдим һәм үтенечләр җыелды. Без хәзер аларның һәркайсын өйрәнеп, кайсы муниципаль, ә кайсысы республика дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешлеген ачыклап, алдагы биш елда “Бердәм Россия”нең эш планнарына кертәчәкбез. Аларны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетында финанслау мәсьәләсен кайгыртачакбыз. Республика бюджеты исәбенә тормышка ашырылучы 30га якын социаль программаларны тормышка ашыру да алга таба дәвам итәчәк. Республикада балалар бакчалары, мәктәпләр төзү һәм төзекләндерү, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары, бердәм социаль үзәкләр, спорт мәйданчыкларын сафка бастыру туктамаячак. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык һәм юллар төзелеше – мөһим мәсьәләләр булып кала бирә, аларны хәл итүгә дә бөтен көчебезне куячакбыз, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

2014 елгы сайлаулар белән Татарстан өч еллык сайлаулар чорына аяк басты. Киләсе елда Татарстан Президентын, Татарстанның җирле муниципаль берәмлекләре башлыкларын сайлаулар көтә. Ә 2016 елда Россия Дәүләт Думасына депутатларны сайлаячакбыз.

– 2014 елгы сайлау алды кампаниясен партияләр һәм кандидатлар бер-берсенә хөрмәт саклап алып барды. Бернинди “пычрак технологияләр” файдаланылмады. “Бердәм Россия” дә, үз чиратында, көндәшләренә карата тәнкыйть сүзләре белән чыкмады. Башкаларны тәнкыйтьләп рейтинг җыю – дөрес хәл түгел. Тәнкыйтькә бирелергә түгел, ә теге яки бу мәсьәләнең чишелеш юлларын эзләргә кирәк. Әлбәттә, без халыкка сайлаулар узгач, җәннәт шартларында яшәү вәгъдә итмәдек. Алдагы 2015-2016 еллар, дөньядагы вәзгыять аркасында, социаль-икътисади яктан шактый катлаулы булырга мөмкин. Бөтен авырлыкларны бердәм булганда гына җиңеп була. Без шуңа омтылабыз. Берләшүнең мөһимлеге быелгы сайлауларда КПРФ мисалында да ачык күренде. Әлеге фирка эчендә каршылыклар чыгудан, ул икегә аерылып, Россия коммунистлары партиясе барлыкка килде. Ахырда, икесе дә бик аз тавыш җыйды. КПРФ Дәүләт Советына 2009 елгы сайлауларда 6 депутатын үткәргән булса, быел аларга 3 урын гына туры килә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты җитәкчесе быелгы сайлауларда тәүге тапкыр алдан тавыш бирү мөмкинлеген булдыру да үзен аклавын искәртә. Тәүлек әйләнәсендә эштән туктап тормаган сәнәгать тармагында хезмәт куючыларның Конституция буенча сайлау хокукын тәэмин итү өчен тудырылган әлеге мөмкинлектән халыкның 12 проценты файдаланган. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елларда сайлау алды кампаниясен алып барганда бигрәк тә яшь аудитория белән элемтәләрне ныгыту өчен интернет мөмкинлекләренә, социаль челтәрләргә дә зур игътибар биреләчәген хәбәр итте.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International