КЕМ КАЯ, Ә БЕЗ – ДИҢГЕЗГӘ!

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Безнең пенсионерларның кайсы диңгезгң барырга хыялланмый? Бу тормышка ашмаслык дисезме? Ә Вера Баннова башкача уйлый. Мәдәният бүлеге ярдәме белән ул хезмәт ветераннарының Казан аквапар кына баруын оештырган.
Дөрес, без башта шикләндек: ошармы икән? Чөнки күбебезнең мондый күңел ачу үзәгендә бер тапкыр да булганы юк. Әмма чынбарлык көтелгәннән күпкә яхшырак булып чыкты! Чиста, пөхтә, бар җирдә тәртип. Барысы да безнең өчен: комлык, диңгез ярына бәрүче дулкын, сауна, гидромассаж, су аттракционнары. Һәм болар - символик түләү исәбенә. Аквапарк администрациясенә тиешле бәя бирергә кирәк: алар өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы. Әлбәттә, безнең анда баруны оештыручыларга да зур рәхмәт. Без бик тә канәгать калдык!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International