Васил Шәйхразиев ТР вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары кандидатурасын килештергәнче, Шәйхразиев Васил Габделгаяз улын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә", - диелгән 2014 елның 17 сентябрендә имзаланган ТР Президенты Указында.  

Шулай ук ТР Президентының 17 сентябрь көнне имзаланган икенче Указы белән Камалтынов Юрий Зимелевич бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларыннан азат ителгән.        

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International