Татарстанда эшче кулларга кытлык саклана бирә

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 48676  вакансия исәпләнә.  10 нчы сентябрьдән алып 15 нчы сентябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 4598  гә якын булган.

Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 24196 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр  – Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә күзәтелә.   Биредә 5673, 4163, 2735  һәм 1397 эшчегә ихтыяҗ бар.

Эш табу өчен  иң авыр җирлекләр булып Кайбыч, Апас һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 15, 15 һәм 10 гына вакансия бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International